Чистайда хезмәтне саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, ведомство карамагындагы оешма җитәкчеләре һәм төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре катнашында аппарат киңәшмәсе булды.

Чистай муниципаль районында җитештерүдәге имгәнүләрне кисәтү максатыннан, 2019 елда хезмәтне саклау буенча Координацион советның 9 утырышы үткәрелде. Бу хакта утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова хәбәр итте.

Утырышта шулай ук өч оешмада хезмәтне саклау эшен оештыруны карадылар: «ГрейтСтрой» ҖЧҖ, «Чистай-Водоканал» АҖ һәм «Сетевая компания»ААҖ филиалы. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре «Сетевая компания» ААҖ филиалы - «Чистай электр челтәрләре»җитештерү контроле һәм хезмәтне саклау бүлегенең җайга салынган эшен аеруча билгеләп үттеләр.

Утырышта Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының төзелеш тармагында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү турында Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов сөйләде.

Үз нотыгында ул төзелеш һәм ремонт эшләре урыннарын атады, шулай ук хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту максаты белән эшләрне оештыру турында сөйләде.

Министрлыкның төзелеш комплексындагы хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты, эшче төркем секретаре Рафаэль Зиннуров утырышта республиканың төзелеш тармагында хезмәтне саклау торышы турында чыгыш ясады. 2019 елның 7 аенда төзелеш тармагында 12 бәхетсезлек очрагы булган, аларның 2се үлем белән тәмамланган. Бәхеткә, Чистай муниципаль районында мондый очраклар теркәлмәгән. «Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган затлар административ җаваплылыкка гына түгел, җинаять җаваплылыгына да тартыла», - дип билгеләп үтте ул.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенова һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Фидаил Хәернасов.

Соңыннан барлык катнашучыларга да хезмәтне саклау буенча танып-белү фильмы күрсәтелде, ә соңыннан сораулар буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International