Очрашуда шулай ук «Чистай психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Светлана Сәхапова да катнашты.
Эдуард Рөстәм улы коллективка Чистай муниципаль районының 2019 елның беренче яртыеллыгында социаль - икътисади үсешенең төп нәтиҗәләре һәм шәһәр һәм район үсешендә төп бурычлар турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук хезмәткәрләрнең сорауларына да җавап бирде. Очрашу барышында кайбер сораулар Эдуард Хәсәновның шәхси контроленә алынды.