Чистай районы авылларында халык җыеннары бара

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Яртыеллык нәтиҗәләре буенча Чистай районында гражданнар җыеннары башланды, анда авыл халкы алдында муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты вәкилләре, полициянең участок уполномоченныйлары, бюджет учреждениеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре инвесторлары үз эшләре турында хисап тота.

Чытырчы авылында узган гражданнар җыенында Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, шулай ук Чытырчы авыл җирлеге башлыгы Михаил Новиков 2019 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча хисап белән чыгыш ясадылар.

Җыеннар инде авыл җирлекләренең яртысында (аларның 23е) узды - Чытырчы (рәсемдә), Кече Талкыш, Нарат-Елга, Гаделша һәм башка авылларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International