Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

«Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов рәислегендә Чистай муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Утырышта берничә мәсьәлә каралды:

1. Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә хокук саклау органнары эшчәнлеге турында;                          

2. 2015 елның 16 гыйнварындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру яктылыгында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы һәм тәртип саклау юнәлешендәге муниципаль хезмәткәрләр һәм җәмәгать пунктлары эшчәнлегендә проблемалы мәсьәләләр турында

"Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында"";                                               

3. Мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге, хокук бозуларны профилактикалауның гомуми системасында мәдәни-ял итү учреждениеләренең ролен арттыру турында;

4. 2019 елның 6 аенда Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыруның барышы һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләрнең эшчәнлеге турында күзәтүне карау;

5. Законсыз сакланучы яки табылган коралны, хәрби припасларны, коралга патроннарны, шартлаткыч җайланмаларны һәм шартлаткыч матдәләрне кабул итү эшен оештыру турында.

Килеп туган оператив хәлне анализлау шәһәрдә һәм районда чагыштырмача тотрыклы вазгыять булуын күрсәтә. Агымдагы елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә 34 наркоҗинаять теркәлгән, ә законсыз әйләнештән 3 кг га якын наркотик матдә, шул исәптән мәк саламы да алынган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең ОНК бүлеге башлыгы полиция майоры Д.В. Салеев аңлатып узганча, «Мәк» оператив-профилактик операциясе кысаларында Мәк үсә торган җирләрнең милекчеләре җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International