Исләй авылында халык җыелышы

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Чистай муниципаль районының авыл җирлекләрендә 2019 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча хисап җыелышлары дәвам итә.

Узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә Исләй авылында гражданнар җыены булып узды, анда муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов катнашты. Ул Чистай муниципаль районының социаль-икътисади үсешенең башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләде, авыл халкына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International