2019 елның 27 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Сафиуллиннар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде.
2019 елның 21 августында менә дигән сабыйлар дөньяга килде. Ике искиткеч улга әти-әниләре Әмир һәм Алим исемле матур исем куштылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы әти-әниләргә туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты имзалаган котлау папкалары тапшырды. Шулай ук балаларны тәрбияләүдә төп мәктәп булып ире һәм хатыны – әтисе һәм әнисе арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр булуын, балаларның нык һәм тату гаиләләрендә кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуын теләде.