2019 елның 23 августында яңа уку елы алдыннан балалар поликлиникасы территориясендә булачак беренче сыйныф укучылары – бу елда беренче сыйныфка баручы «Чистай РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләренең балалары өчен якты бәйрәм булды.
Булачак укучыларны һәм аларның ата-аналарын «Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы Рәис Мостафин сәламләде һәм котлады. -Бүген без сезнең белән яхшы уңайдан җыелдык. Без хезмәткәрләребезнең балаларын котлыйбыз. Ел саен хәзерге заман балалар поликлиникасы территориясендә хезмәткәрләребезнең балаларын якынлашып килүче Белем көне белән тәбрик итү һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары рәвешендә бүләкләр тапшыру матур традициягә әйләнде. Барлык балаларга да шатлыклы ачышлар һәм мәктәп фәннәрен үзләштерүдә зур уңышлар телим, бик теләп, яңа белем юлында аяк басып укыгыз, - диде Рәис Роберт улы. Баш табиб Чистай РҮХ хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәмгә игелекле акцияләрнең аерым ролен билгеләде һәм профсоюз лидеры Наилә Такиетдин кызы Нигматуллинага бәйрәмне оештырган һәм ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Аннары котлау сүзләре белән «Чистай РҮХ» ДАССОның балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова, педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина һәм Чистай муниципаль районының сәламәтлек саклау профсоюзы рәисе Наилә Нигъмәтуллина чыгыш ясадылар. Оештыручылар балаларны әкият атмосферасы белән шатландырдылар: балаларны искиткеч алып баручы Мария Дорофеева һәм тылсымлы фея күңел ачтылар. Балалар өчен кызыклы конкурслар, хәрәкәтчән уеннар әзерләнгән иде, яраткан дәртле көйләр яңгырады.
Чистай муниципаль районының сәламәтлек саклау профсоюзы рәисе Наилә Такиетдин кызы балаларга иҗат һәм тәм-том җыелмасы бүләк итте. Булачак беренче сыйныф укучылары алган бүләкләрен шунда ук карый башладылар һәм зур горурлык белән фотога төштеләр. Яраткан геройлары сурәтләнгән альбомнар, ачык карандашлар, фломастерлар, буяулар, дәфтәрләр, ластиклар һәм линейкалар – уку өчен кирәк-яраклар беренче сыйныфка укырга барачак малайлар һәм кызлар белән. Бу көнне «Чистай РҮХ»ДАССОның 66 хезмәткәренең баласына бүләкләр тапшырылды.
Чара ахырында булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары Чистай РҮХ һәм сәламәтлек саклау профсоюз оешмасы җитәкчелегенә бик яхшы оештырылган бәйрәм һәм бүләкләр тапшырганнары өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр һәм истәлеккә бергәләп фотога төштеләр.
Чистай районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2019-2020 нче уку елында Чистай муниципаль районында 1019 бала беренче сыйныфка барачак, алар арасында 66сы-Чистай РҮХ хезмәткәрләренең балалары.