«Демография» милли проекты кысаларында Чистай психоневрология интернатында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр традицион булмаган «Ниткография»рәсем ясау техникасы белән таныштылар. Кулланыла торган техниканың яңалыгы һәм мондый иҗатның көтелмәгән нәтиҗәләре баш миенең тонусын арттыру, димәк, эшкә сәләтлелек һәм яхшы кәеф чыганагы булып тора.