Бүген Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә ТР Чистай муниципаль районы Советында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.
Утырышта Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәновның агымдагы елның 22 июлендә узган комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча күрелгән чаралар турындагы хәбәрнамәсен карадылар.
Утырышта шулай ук элек муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләр конфликты булу яки булмау очраклары каралды.