Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов «Белый Кремль» сыра кайнату заводы коллективы белән очрашты

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты, ул катнашучыларга республикабыз үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде.

Эдуард Хәсәнов сыра кайнату заводы коллективына Чистай муниципаль районының 2019 елның 1 яртыеллыгында социаль - икътисадый үсешенең төп йомгаклары һәм шәһәр һәм район үсешендә төп бурычлар турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук хезмәткәрләрнең сорауларына да җавап бирде. Очрашу барышында кайбер сораулар Эдуард Хәсәновның шәхси контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International