Аларны тантаналы рәвештә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тапшырды.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында портфельләр инде беренче ел гына тапшырылмый. Акциядә катнашучылар елдан-ел арта бара, әмма, оештыручылар билгеләп үткәнчә, иң беренче чиратта, күп балалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм карала.
Яшь чистайлылар өчен балалар һәм яшьләр иҗат сарае фойесында тулы бер бәйрәм программасы оештырылган иде. Әкият персонажлары һәм мультфильм геройлары малайлар һәм кызларны җырларга, биергә һәм уйнарга чакырдылар. Туйганчы кәефләнеп, балалар актлар залына ашыктылар, портфельләр тапшыру тантанасы да шунда узды.