"Вектор" радиокомпаниясенең хезмәт коллективы белән очрашу узды.
Җыелышта ТР юстиция министры урынбасары Айнур Галимов, Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов катнашты.
Үзенең чыгышында Михаил Иванович Чистай муниципаль районының 2019 елның беренче яртыеллыгында социаль - икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль район җитәкчелегенең хезмәт коллективлары алдында хисаплары традицион характерга ия булды. Узган ел 69 очрашу булды, быел беренче яртыеллыкта гына да хезмәт коллективларына һәм авыл хуҗалыкларына 87 тапкыр бардык.
"Социаль-икътисади үсештән алда баручы территориябезнең яңа статусы аркасында безнең шәһәр инвестицияләр өчен тагын да кызыграк була бара. Биш предприятиенең СИҮАБТ резиденты статусы бар инде, - дип сөйли Михаил Ксенофонтов. - Бездә уңышлы үсеш алган, яңа җитештерүне үзләштергән кайбер предприятиеләр бар. Болар барысы да Чистай муниципаль районы территориясендә эш урыннары һәм хезмәт хакларының үсүенә ярдәм итә."
Барлык катнашучыларны радиокомпаниянең генераль директоры Виктор Классен сәламләде. Ул һәм оешма коллективы әгъзалары үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.
Аларның берсе табибларга зур чиратларга һәм кабул итүне озак көтүгә кагылды.
"Үз проблемалары турында һәрвакыт сөйләргә, портал, сайтлар аша хакимият белән ешрак аралашырга кирәк. Сораулар никадәр тизрәк яңгырасын, алар шулкадәр тизрәк хәл ителәчәк", - ди Айнур Газинур улы.
Гражданнарның мондый җыеннары Чистай районы җирлекләрендә һәм оешмаларында дәвам итәчәк, дип билгеләп үтелде.