18 август көнне Йолдыз авылында Корбан мәҗлесе узды. Корбан гаетеннән соң башланган Зөл-хиҗә аенда күп кенә мөселманнар корбан итен кулланып мәҗлесләр үткәрүне дәвам итәләр. Бу көнне дә Йолдыз бистәсе халкы булачак мәчет урынында зур өстәлләр әзерләп, кунакларны чакырды.