Нарат-Елга авыл җирлегендә яшәүчеләрне эчәргә яраклы су мәсьәләсе борчый

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген авыл халкы бу хакта Чистай муниципаль районы башлыгына авыл җирлегенең хисап җыелышында әйттеләр. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Айнур Галимов та катнашты.

Авыл халкын Нарат-Елга авыл җирлеге башлыгы Альфред Хәмитов сәламләде. Сәламләү сүзен район башлыгына бирделәр. Дмитрий Иванов үз чыгышында 2019 елның I яртыеллыгында Чистай муниципаль районының социаль - икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Чыгышын Айнур Галимов дәвам итте, ул халыкны Татарстан Республикасының соңгы ярты елдагы социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Гадәттәгечә, мондый җыеннарда халык район һәм республика җитәкчелегенә сораулар бирә. "Безгә күрше авылга су артыннан барырга туры килә, чөнки безнең су санитар нормаларга туры килми һәм эчәргә яраклы түгел», - дип мөрәҗәгать иттеләр авыл халкы район башлыгына эчә торган суны авыл җирлегенә кертү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Авыл халкы суны кайдан алып була, дигән урын да тәкъдим итте хәтта. Әмма, тиешле экспертизадан башка һәм тиешле проект-смета документларыннан башка, су үткәреп булмаячак. Дмитрий Алексеевич киләсе елга үзара салым программасына мәсьәләне кертү өчен әзерлек эшләрен башкарырга кушты һәм җитмәгән сумманы район бюджетыннан бүлеп бирергә вәгъдә бирде.

Аннары халык тагын берничә сорау белән мөрәҗәгать итте, алар арасында: җирле ФАПта ВОПНЫ алыштыру, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр алыштыру, авылда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне ябу мәсьәләсе. Җыен вакытында барлык сорауларга да район башлыгы Дмитрий Иванов җавап бирде. Эчәргә яраклы су үткәрү мәсьәләсе контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International