Көндәлек уру йомгаклары буенча сертификатлар тапшыру дәвам итә.
Бүген «ЗакамьеАгро» ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы комбайнчылары Радик Ногуманов, Ришат Нуриев, Артур Шәрәфетдинов, Артем Глактиев һәм Евгений Козлов көндәлек суктыру йомгаклары буенча премиягә сертификатлар белән бүләкләнделәр. Сертификатларны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, муниципаль район басуларында эшләгән һәр комбайнчы шартлар үтәгәндә премиягә дәгъва кыла ала. Премияләр саны чикләнмәгән, ягъни бер үк комбайнчы уңышны җыеп алу сезонында уңышлы эшләгән һәр көн өчен премия алырга мөмкин.
Бүген Чистай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский кулыннан премиягә шулай ук «Нуруллин Р.А.» КФХ комбайнчылары: Рәйхан ХӘЛИУЛЛИН, Александр Леонтьев һәм Фәнис Мингалимов та сертификатлар алдылар.