Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова җитәкчелегендәге эшче төркем чираттагы тапкыр милли проектларны тормышка ашыру кысаларында ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.
Каргалы гимназиясендә эшче төркем әгъзаларын «мәгариф» проектын тормышка ашыру өчен җаваплы кеше, гимназия директоры, Чистай муниципаль районы Советы депутаты Гөлия Дәүләтшина каршы алды. Дүрт кабинетта да тулы куәтенә буяу эшләре бара. Кызыл, зәңгәр һәм соры төстәге кабинетлар башкалардан шактый аерылып тора һәм, һичшиксез, укучыларда кызыксыну уятачак. "Безнең гимназия укучыларының мондый шартларда белем ала алуы куанычлы хәл. Чөнки без кайчан да мондый үзгәрешләр турында хыяллана да алмадык", - ди Гөлия Зәйнулла кызы.
Кубас авыл мәдәният йортында да эшләр 82% ка башкарылган. Ремонт бригадасы залларның күбесендә сары, зәңгәр, персик һәм яшел төсләрдә буяу эшләре башкарды. Клубка реставрация эшләрен башкарасы бар, алар рәсемнәр һәм мозаиканы стеналарда калдыруларын теләделәр. Эшче төркем, бинаны тикшергәннән соң, Кубас авыл җирлеге буенча проектны тормышка ашыру өчен җаваплы җирлек башлыгы, Чистай муниципаль районы Советы депутаты Наталья Логиновага тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җиткерде.