Ә биредә барлык спорт сөючеләрне традицион август бәйрәме-физкультурачылар көне белән котладылар. Бәйрәм көне программасы төрледән-төрле иде, ул тантаналы рәвештә спорт ветераннарын, тренерларны, укытучыларны, җәмәгатьчеләрне, спортчыларны хөрмәтләү, җиңел атлетика, гер күтәрү, аркан тартышу кебек ярышларны үз эченә алды. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар да игътибардан читтә калмады. Алар өчен ике спорт төре: кул көрәше һәм ятып штанга ату буенча ярышлар үткәрелде.