Ел саен изге «Корбан бәйрәме» көнендә «Әнәс» мәчетендә кул көрәше буенча, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен ярышлар үткәрелә

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Бу көнне шәһәрнең 40лап спортчысы җыелды. Ярышларда гадәттәгечә Чистай психоневрология интернаты катнашкан. Команда составында 8 интернат карамагындагылар бар иде. Призлы урын өчен киеренке көрәш барышында ярышларда Фәйзуллина Әлфия, Зудин Николай һәм Гыйльфанов Нәфис призерлар булдылар.

Җиңүчеләрне һәм призерларны «Әнәс» мәчетенә нигез салучы, Татарстан Республикасында кул көрәше федерациясе президенты Тәлгать Әнәс улы Әхмәтҗанов һәм Әбү Бәкер хәзрәт Азизов бүләкләделәр.

Спорт бәйрәмнәрендә төрле дин, милләт вәкилләренең катнашуы алар арасындагы дуслыкны берләштерә һәм ныгыта.  Мондый чаралар ике максатка ия: бер яктан - физик культураны һәм спортны популярлаштыру, икенче яктан-сәламәт яшәү рәвеше яклы кешеләр буларак мөселманнар турында фикер формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International