«Наркополитика буенча глобаль комиссия» халыкара иҗтимагый оешмасы наркотик матдәләр куллануны закон белән җайга салу проблемаларына багышланган доклад чыгарды. Анда комиссия хакимиятләрне ярты гасыр элек үк хупланган БМО классификациясен яңадан карарга чакырды. Иҗтимагый оешма дәлил сыйфатында алкоголь кокаин һәм героиннан күпкә зыянлырак булган тикшеренүләрне китерә.