Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бай рухи мирасының мөһим, аерылгысыз өлеше булып тора. Ислам традицияләре яхшылык һәм гаделлек, мәрхәмәтлек һәм якыннар турында кайгыртуның мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнгән. Корбан гаетен бәйрәм итү ислам традицияләрен ныгытуга, диниара һәм милләтара татулыкны саклауга хезмәт итәргә тиеш.
Безнең һәрберебез өчен бу бәйрәм тирән әхлакый мәгънәгә ия һәм иман һәм рухны ныгытуда шатлык китерә.
Бу шатлыклы көннәрдә һәр йорт кунаклар һәм җылылык белән тулсын иде. Барыгызга да бәхетле һәм имин тормыш телим, йөрәкнең яктылык, игелек һәм намус хакына нәрсә дә булса корбан итәргә һәрвакыт әзер булуын телим. Барыгызга да йортта муллык, гаиләдә татулык һәм күңелдә тынычлык телим!
РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин
Әйтергә кирәк, традиция буенча, хәйрия ашлары үткәрү өчен шефлыкка алынган районнар мәчетләрендә «Хәйруллин фонды» хәйрия акциясе ел саен тәкәләр сатып алуга акча бүлеп бирә.
Шулай итеп, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәме белән Корбан бәйрәмен бәйрәм итү «Красный Восток»Агрохолдингы территориясенә кергән сигез районның барлык мәчетләрендә узды.