Иске Ромашкино авылында капиталь ремонт барышы белән Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов танышты

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Үзәк урамдагы 28 йортта Ремонт апрель аенда ук башланды. Август аенда объектны тапшыру вакыты билгеләнгән. Йортта яшәүчеләрнең күбесен йортның түбәсен ремонтлаганда су баскан.

Чыннан да, 2019 елның җәе авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен генә түгел, шәһәрнең подрядчы оешмалары өчен дә проблемалы булды. Һава торышы шартлары аркасында түбәне ремонтлау озакка сузылды, ә күп кенә йортта яшәүчеләр фатирлардагы су басуга зарлана башлады.

Бүген, йортны җентекләп карау һәм алга таба идарә итү карарларын кабул итү максатыннан, район башлыгы Дмитрий Иванов күпфатирлы йортта капиталь ремонт мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Очрашуда шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов, авыл җирлеге башлыгы Люция Садыкова, «Жилремсервис» ҖЧҖ директоры Әсхәт Гыйззәтуллин һәм «СМУ-5» ҖЧҖ подрядчы оешма вәкиле Әмир Хашиев катнашты.

«Фатирларда ремонт ясарга һәм түшәм һәм диварларның элеккеге халәтен торгызырга кирәк булачак, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы подрядчы оешма вәкиленә, - срокларны кысалар, капиталь ремонтны билгеләнгән вакытта тәмамлауларын сорыйм», - дип өстәде ул. Подрядчы оешма вәкиле, үз чиратында, эшне август аенда тәмамларга, ә фатирларында "СМУ-5" ҖЧҖ гаебе белән су баскан кешеләргә ремонт ясарга вәгъдә бирде. Әмир Беслонович мәгълүматларына караганда, кайбер фатирларга обои кайтарылган инде. 

Дмитрий Иванов шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендәге уңышлар һәм проблемалар белән кызыксынды, урып-җыю кампаниясе вакытында авыл халкына читтә калмаска киңәш итте. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International