Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның физкультурачылар көне белән котлавы

2019 елның 10 августы, шимбә

Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физкультура укытучылары һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, спорт ветераннары һәм яшь өметләребез!

Сезне физкультурачылар көне - сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм спортны чын-чынлап яратучы энергияле кешеләр бәйрәме белән котлыйм.

Спорт белән шөгыльләнү күп очракта ныклык, хезмәт сөючәнлек, ихтыяр һәм максатка ирешүдә ныклык, чыдамлык һәм сабырлык тәрбияләүгә ярдәм итә. Мондый сыйфатлар бүгенге тормышта бик кирәк.

Спорт мәктәпләре җитәкчеләре һәм тренерларының, белем бирү оешмаларының физик культура укытучыларының, түгәрәк һәм секцияләр җитәкчеләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Чистай спортчылары шәһәр, республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар, җанатарларны югары осталык һәм искиткеч нәтиҗәләр белән сөендерәләр.

Физкультура һәм спорт һөнәр булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең максатчанлыгыгыз, җаваплылыгыгыз, мораль һәм физик ныклыгыгыз аркасында спортчыларыбыз иң дәрәҗәле ареналарда билгеле.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, уңышлы стартлар һәм яңа спорт казанышлары телим!

 

Хөрмәт итеп, Чистай муниципаль районы башлыгы Д. А. Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International