Бүген Чистайга эш визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин килде. Кунакларны «Чистай» индустриаль паркы территориясендә Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов һәм аның икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова каршы алды.
Кунаклар индустриаль парк территориясендә урнашкан Чистай предприятиеләрендә булдылар. «Камлит» ҖЧҖ һәм «Гиперион» ҖЧҖ кебек предприятиеләрнең планнары һәм эшчәнлек перспективалары, шулай ук күптән түгел генә эшли башлаган «Барс аяк киеме компаниясе «ҖЧҖ сату базарлары белән кызыксындылар. Министрга «Чистай» АСИҮТ Кытай резиденты, «Цзинь Фэн»ҖЧҖ компаниясе эшчәнлеге турында да сөйләделәр. «Цзинь Фэн» ҖЧҖ Җитештерүне 2020 елда башлап җибәрергә планлаштыра, хәзерге вакытта компания индустриаль парк территориясендә төзелә генә. «Цзинь Фэн» ҖЧҖ җитәкчесе шулай ук муниципаль район территорияләрен тагын бер производство төзү өчен каравын, әмма бу субпродуктларны эшкәртү заводы ачылганнан соң гына булачак, дип белдерде.
Чистай җитәкчелеге Фәрит Солтан улы һәм Рөстәм Рәфкать улы белән бергә «Чистай» АСИҮТ резидентларының киләчәк язмышы, үсеш планнары һәм перспективалары турында сөйләштеләр.