Балигъ булмаганнар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

6 августта ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балаларга хокукый ярдәм күрсәтү өчен гражданнарны бердәм кабул итү көне узды. Кабул итү барышында 3 гражданга алиментлар түләү өлешендә аңлатмалар бирелде.

Кабул итүдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, суд приставлары хезмәтенең өлкән суд приставы-башкаручысы Фәнис Мөхәммәдиев, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге вәкиле, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International