Чистай РҮХдә донор акциясе узды

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 елның 6 августында «Чистай РҮХ» ДАССОның стационары территориясендә кан җибәрү мобиль станциясе эшләде.

Республика кан үзәгенең белгечләре донорлардан - безнең шәһәр һәм район халкыннан кан алу уздырдылар. Яңгыр явып торуга карамастан, иртәдән үк күчмә пункт янында акциядә катнашырга теләүчеләрдән чират тезелде.
Чистай РҮХ стационарының кабул итү бүлмәсендә кешеләр сәламәтлек торышы һәм яшәү рәвеше турында белешмәләрне ачыклау өчен кирәкле анкеталарны тутырдылар. Шулай ук җыелучылар өчен чәй һәм шикәр тәкъдим ителде. Анкетаны тутырганнан соң донорлар кан тапшыру процедурасы өчен күчмә пунктка юнәлделәр. Донация алдыннан акциянең һәр катнашучысы медицина тикшерүе узды: кан төркемен һәм резус-факторны билгеләү, артериаль кан басымын үлчәү һ. б.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кан җибәрү мобиль станциясе заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, ә кан тапшыру процедурасы донорлар өчен тулысынча куркынычсыз. Анализларны оператив һәм сыйфатлы үткәрү, кан алу өчен бөтен шартлар булдырылган һәм барлык мәгълүмат шунда ук донорлар турында белешмәләрнең гомуми базасына кертелә.

Беренче булып канны Россиянең Мактаулы доноры, Чистай шәһәрендә яшәүче Александр Прокаев тапшырды. Акция оешкан төстә узды һәм Кан хезмәте белгечләреннән дә, шулай ук халыктан да яхшы бәяләмәләр алды.
- Профессиональ, оператив эш, хәтта күчмә шартларда да мобиль станция. Оештыру бик әйбәт, хезмәт күрсәтү яхшы, хезмәткәрләр-үз эшләренең чын белгечләре. Кан җибәрү мобиль станцияләре ешрак килсен иде, - диде донор Дмитрий Арсентьев. Бүген Дмитрий Евгеньевич 2010 елдан башлап, канны 31нче тапкыр тапшыра.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге һәм «Чистай РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре әлеге акцияне актив хупладылар. Чистай РҮХнең медицина хезмәткәре Рәсимә Гарифуллина ел саен донор акциясендә катнаша. – Һәр кан бирү кемнеңдер гомерен саклап кала, - дип билгеләп үтте Рәсимә Фәрзетдиновна.

Республика кан үзәге белгечләре безнең шәһәр һәм районның 43 кешесеннән кан алу уздырдылар, пациентлар гомерен саклап калу өчен барлыгы 19,082 литрдан артык кан тапшырылды.

Ел саен Россиядә миллион ярымнан артык кеше кан салуга мохтаҗ. Татарстанда 35 меңнән артык авыручыга медицина ярдәме күрсәтү өчен елына 50 тонна донор кан компоненты кирәк, дип хәбәр ителә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында. Исегезгә төшерәбез, ел саен кан тапшыруда 13 меңгә якын татарстанлы катнаша, бары тик Республика кан үзәге базасында гына да Казанда 12-13 тоннага якын кан әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International