Бүген «Татнефть-Олимп» стадионында «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында «ишегалды футболы» ярышларының финалы узды.
Ишегалды футболы фестивале «Балалар спорты» партия проекты кысаларында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән үткәрелә. Фестиваль бер үк вакытта РФнең 56 субъектында үткәрелә. Җәйге чорда ул муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге меңнән артык локаль ярышларны берләштерде һәм Россиядә ишегалды футболы буенча иң масштаблы турнирга әверелде.
Элегрәк июнь-июль айларында муниципаль этаплар узды, аларда 2 200дән артык кеше катнашты. Ярышларда балаларның яшәү һәм уку урыны буенча формалашкан командалар, шулай ук җәйге лагерьлар һәм балаларның башка ял итү урыннары базасында оештырылган командалар катнашты.
Ә бүген безнең шәһәр региональ финал уздыру урынына әверелде. Алексеевск, Чирмешән, Зәй, Минзәлә, Нурлат, Бөгелмә, Буа, Әлки, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән һәм Казан командалары иң яхшы исем өчен көч сынашты.
"Татнефть-Олимп» стадионында кызу көрәш барды. Башта командалар төркемнәрдә уйнадылар, тоташ уеннар үткәрделәр. Ярышларның кульминациясе 1-4 урыннар өчен уеннар булды. Кырда Казан, Бөгелмә, Минзәлә һәм Чистай командалары очрашты. Җанатарлар уенчыларны дәртләндерде, тренерлар үз үгет-нәсыйхәтләрен бирде, Ә киеренкелек артты. Чөнки командалар, мактаулы исемнән тыш, 27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургта узачак ярышларның Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы данын яклау хокукы өчен дә көрәштеләр.
Гадел, мавыктыргыч һәм киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Өченче урынга Бөгелмә командасы лаек булды, икенче урында – Чистай командасы. Ә Минзәлә командасы лаеклы җиңү яулады.
Турнирны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасында «Балалар спорты» федераль проекты координаторы Ольга Павлова, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук Татарстан Республикасы футбол федерациясе президенты Александр Гусев, «Рубин» футбол командасы уенчылары.
- Бик шәп турнир булды. Матур уен өчен оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт! Әлбәттә, иң көчлесе җиңде. Минзәлә командасын лаеклы җиңүе белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.
– Хәзер балалар футболына игътибар бирүләре бик шәп. Ишегалды футболы үзенә күрә нинди дә булса махсус шартлар таләп итми, һәр яшүсмер үзен күрсәтә ала. Биредә спортның бу төрен яратучы егетләр һәм кызлар җыелды, – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Балалар спорты» федераль проекты координаторы Ольга Павлова. - Проект өметләрне аклады, әмма камиллекнең чиге юк. Киләсе турнир тагын да кызыграк булыр дип уйлыйм.
Җиңүчеләр һәм призерлар мактаулы кунаклар кулыннан үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар. Шулай ук ярышларның иң яхшы капкачысы, сакчы, һөҗүмчесе билгеләп үтелде. Махсус призны Минзәлә командасы вәкиле Аделина Фәрраховага (егетләр белән беррәттән кызлар да уйнаган бердәнбер команда) тапшырдылар.