"Кызыл китап битләре" экологик дәрес

2019 елның 2 августы, җомга

"Чиста болыннар" дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янында булдылар. Алар балаларга Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында, инде иртәгә үк илебезнең киңлекләрендә булмаган җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең гаҗәеп төрләре турында сөйләделәр. Шулай ук дәрес барышында балалар табигать тыюлыкларының ни өчен кирәклеге һәм Чистай муниципаль районы территориясендә 2001 елдан бирле "Чиста болыннар" дәүләт табигать тыюлыгы барлыгын белделәр.

Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр, хайваннар, кошлар турында бик күп кызыклы хикәяләр сөйләделәр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен "Чиста болыннар" ДТКЗ хезмәткәрләре «Без Кызыл китаптан»уенын үткәрделәр.ләр.

Аерым игътибар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тикшерүгә юнәлтелде. Балалар табигатьне сакларга һәм әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.

Дәрес ахырында тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан "ТР Кызыл китабының искиткеч хайваннары" дигән китап бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International