Юбилярны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады. Ул Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлау открыткасы һәм юбилярга кыйммәтле бүләк тапшырды.
Газимә Шәйдулла кызы бик игелекле һәм ярдәмчел кеше! Аның йортында һәрвакыт кунаклар. Ул берүзе генә яши, яше булуга карамастан, бүгенге көнгә кадәр бакчаны мөстәкыйль эшкәртә, шәхси йортларда бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерә.