Киңәшмәне Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.
Элегрәк шәһәр зиратларын төзекләндерү буенча үткәрелгән киңәшмәләрнең берсендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Авдеев зиратын җыештыру буенча йөкләмә биргән иде. «Шәһәрнең барлык зиратлары Г.Тукай урамы буенча урнашкан мөселман зираты кебек үк күренсен иде», - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга башлык. Киңәшмәдә 3 августта 9.00 сәгатьтә өмә үткәрү турында Карар кабул ителде.
«Кирәк булган урыннарда тәртип урнаштырырга кирәк. Хәзерге вакытта ул-Авдеев зираты. Анда безнең ата-бабаларыбыз, - ди Эдуард Рөстәм улы. - Зират территориясен 3 августта 9 сәгатьтә җыештырырга ниятләгән идек, әмма фараз буенча-яңгыр. Җомга көнне без өстәмә рәвештә һәр оешманы шалтыратып, шимбә өмәсенең кайчан булачагын хәбәр итәрбез. Бәлки, аны киләсе атнага күчерергә туры килер».
Карл Маркс урамындагы зират территориясе 6 гектардан аз гына артык. Шәһәр Башкарма комитетының ТКХ бүлеге территорияләрне шартлы рәвештә районлаштыру һәм аны 11 өлешкә бүлү турында Карар кабул итте. Һәр участок буенча җаваплы бер хезмәткәр беркетеләчәк. Өмәгә барлыгы 300 дән артык кешене җәлеп итү планлаштырыла.