Синоптиклар начар һава шартлары турында кисәтә

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 2 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез урыны белән кыска яңгыр явачак.

Фаразланган начар метеорологик күренешләргә бәйле рәвештә, юл-транспорт һәлакәтләренә, түбәләрнең һәм түшәмнәрнең төзелеш конструкцияләренең җимерелүенә, Начар ныгытылган һәм киң форматлы конструкцияләрнең җимерелүенә, тузган агачларның егылуына бәйле гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр килеп чыгу ихтималы саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International