Кичә, 2019 елның 31 июлендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "Чистай" АСИҮТнең яңа резиденты инвестицион проектын яклау булды. "К-терм" ҖЧҖ компаниясе шәһәрдә җылыту радиаторларын җитештерүне оештырырга планлаштыра.
11 млн. сум тирәсе инвестицияләнәчәк, 40 берәмлектән дә ким булмаган эш урыннары булдырылачак.