Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре киңәшмәсендә район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узган киңәшмәдә Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районның агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәләрен яңгыратты.
Бүгенге көнгә 12 мең тонна печән һәм 45 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Безнең районда 2,7 мең гектардан 8 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш-гектарына 30 центнер. 1,2 мең гектардан көзге бодай 4 мең тонна суктырылган һәм 1170 гектардан борчак уңышы 3 мең тонна тәшкил иткән.