Чистайда радиоактив калдыкларны утильләштерү белән "Росатом" структурасы шөгыльләнәчәк

2019 елның 30 июле, сишәмбе

«Росатом» дәүләт корпорациясе Чистайда радиоактив калдыкларны саклауны бетерү тендерын башкаручыны билгеләде. Контракт бәясе 32,5 млн. сум тәшкил итәчәк.

Тендерның җиңүчесе дүшәмбе, 29 июль көнне билгеләнде, диелә Дәүләт сатып алулары сайтында.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Восток " сәгать заводы территориясендә радиоактив калдыкларны проектсыз саклау оештырылган иде. Аның мәйданы 250 кв.метр тәшкил итә.

«РосРАО» ФДУП-Россиядә радиоактив калдыклар белән эш итү белән шөгыльләнүче иң эре предприятие. "Росатом»структурасына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International