Чистайда комбайннар парады узды

2019 елның 26 июле, җомга

Аның төп максаты-авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыю кампаниясенә әзерлеген бәяләү иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек һәм энергия ресурслары объектларын механикалаштыру секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, «Альметьевская» агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөгтәсим Мәмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы Сергей Дудин составындагы Комиссия район хуҗалыкларында булды, анда авыл хуҗалыгы техникасын урып-җыюга, туфракны төп эшкәртүгә җентекләп тикшерделәр.

Куркынычсызлык техникасын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Комиссия әгъзалары комбайннарның янгын сүндерү чаралары: ут сүндергечләр, көрәкләр, беренче медицина ярдәме даруханәләре белән комплектлылыгын тикшерделәр һәм имгәнү очракларына анализ ясадылар, хезмәтне саклауга кагылышлы башка мәсьәләләрне карадылар.

Смотр барышында комбайннарның техник торышын һәм аларның герметиклыгын тикшерделәр. Тәкъдим ителгән барлык техника да сынауны лаеклы узды һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International