Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә депутатлар 8 мәсьәлә буенча карарлар кабул иттеләр.
2020 елга һәм 2021, 2022 елларның план чорына физик затлар керемнәренә салымнан Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы бюджетына өстәмә норматив түләүләрнең муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алмаштыруны килештерү турында Чистай муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде. Ул киләсе елга бюджет формалашуның тулы куәтенә баруын билгеләп үтте.
Шулай ук депутатлар башка 7 карарны карады, тәкъдимнәрне хуплады һәм докладчылар мәгълүматын игътибарга алды. Барлык каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Тулырак материалны «Чистай хәбәрләре» газетасында укыгыз.