Чистайга якын-тирә районнардан аграрийлар җыелды

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Чистай районында сорт участогы базасында зональ семинар узды.

Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, якын-тирә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, игенчелек, механикалаштыру буенча консультантлар, Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХ җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында катнашучылар урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культураларны чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләрен тикшерделәр, конкурс сорт сынавы нәтиҗәләре белән таныштылар, техника күргәзмәсен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International