29 июльдән 12 августка кадәр барлык кызыксындырган сораулар буенча 8-843-42-50-44 номеры буенча шалтыратырга мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлеге 29 июльдән 12 августка кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан җиләк – җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм аның яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8-843-42-50-44 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.