19 июльдә,табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан, "Чиста болыннар" дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 25 нче "Йолдызкай" балалар бакчасында экологик белем сәгате оештырдылар.
Хезмәткәрләр интерактив формада балаларга "Чиста болыннар" дәүләт табигать тыюлыгы турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырдылар, хайваннар һәм үсемлекләр саны кимүнең төп сәбәпләрен ачтылар.
Ахырда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан "Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре" дигән китап бүләк ителде.