Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов 5 гражданны кабул итте.
Өч граждан социаль яклау һәм матди ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте, шулай ук Каратай авылында яшәүче мирас буенча килгән күчемсез мөлкәткә милек хокукын рәсмиләштерүдә ярдәм сорады, иҗтимагый оешма вәкилләре торак булмаган биналарны эшчәнлекне оештыру өчен бирү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Гражданнарны кабул итүдә катнашкан җирле үзидарә органнары бүлекчәләре җитәкчеләре гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү тәртибен аңлаттылар. Кайбер мәсьәләләр буенча башлык шәһәрнең тиешле хезмәтләре катнашында урынга чыгу проблемасын өйрәнергә кушты.