Районда уру-җыю эшләренә старт бирелде

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Бүгенге көндә 250 гектар борчак һәм 30 гектар көзге арыш чабылган.

Бу хакта Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановка чираттагы планеркада районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте.

Якын көннәрдә район хуҗалыклары урып-җыюга керешәчәкләр. Россельхозүзәк мәгълүматлары буенча көзге бодай ашлыгының дымлылыгы-30дан 36% ка кадәр, ә көзге арыш 28-31% тәшкил итә. Районда 11,2 мең тонна печән һәм 40 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Комбайннарның техник әзерлеге 98% тәшкил итте. Техниканың, автотранспортның һәм ындыр табагы хуҗалыгының әзерлеген бәяләү өчен комиссиягә чыгу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International