Чистай табибларына торак бирергә планлаштыралар

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова һәм районның баш табибы Рәис Мостафин белән бергә Чистай шәһәренә күчеп килгән табибларга вакытлыча торак бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Башлык ике атна дәвамында муниципаль программа эшләргә кушты, анда Чистай шәһәре территориясендә тораклары булмаган табибларга торак бинаны арендалау чыгымнарын каплау каралган. Программаны чираттагы сессиядә расларга планлаштыралар.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International