Чистайда муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның вазыйфаи тәртибе һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Ел саен муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләре керемнәр, чыгымнар һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирергә бурычлы. Декларацияләрдә хезмәткәрләр керемнәрен, шулай ук аларның чыганакларын, банклардагы счетларның, күчемсез милек һәм транспорт чаралары турындагы белешмәләрнең, шулай ук үз хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре һәм чыгымнары турында белешмәләрнең булуын күрсәтә. Прокуратура органнары тапшырылган белешмәләрнең тулылыгын һәм дөреслеген тикшерәләр һәм хокук бозуларны ачыклаганда аларны бетерү турында күрсәтмәләр кертәләр.

22-нче июль көнне Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов ТР Чистай муниципаль районы Советында Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.

 Комиссия тарафыннан кайбер бюджет учреждениеләре җитәкчеләренә керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында тулы һәм дөрес булмаган мәгълүмат бирү факты билгеләнгән. Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозучыларга карата дисциплинар йогынты чараларын куллану мәсьәләсен карарга тәкъдим ителде. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International