Видеоконференция режимында чираттагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды

2019 елның 19 июле, җомга

Чистай районында киңәшмә эшендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Алабуга һәм Лениногорск башлыклары, Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 57,8% ка башкарылган. Әлеге программа кысаларында барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, «Демография» милли проекты кысаларында 2018-2019 елларда 6010 урын булдыру белән 29 балалар бакчасы төзү планлаштырылган, шул исәптән 3090 ясле. 19 июльгә 3 объектта эшләр тәмамланган. 26 объектта төзелеш эшләре дәвам итә, шул исәптән 1 объектта - диварлар салу, 2 объектта - түбә ябу, 23 объектта - бизәү, тәрәзә һәм ишекләр урнаштыру, челтәр буенча эш, төзекләндерү һәм җиһазлар урнаштыру.

Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 29 гомуми белем бирү мәктәбе, 9 интернат-мәктәп һәм 112 мәктәпкәчә оешма ремонтланачак. Бүгенге көндә 26 гомуми белем бирү мәктәбендә эшләр бара. Өч объектта эшләр тәмамланган. Шулай ук барлык 9 интернат-мәктәптә дә ремонт эшләре дәвам итә. 112 балалар бакчасыннан 107сендә ремонт дәвам итә. Биш объектта эшләр тәмамланган.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мәгариф учреждениеләрен ремонтлауны яңа уку елы башына тәмамларга кирәк. Шул ук вакытта ул темпларның артуы ремонт эшләренең сыйфатына тискәре йогынты ясарга тиеш түгеллегенә игътибар итте.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 3 балалар сәламәтләндерү лагеренда, 6 яшүсмерләр клубында, 2 Татарстан Республикасы яшьләр үзәге бинасында, 6 мәдәният объектында, 15 Башкарма комитетта (Советларда), 2 Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм 1 муниципаль архивта ремонт эшләре тәмамланган.

21 авыл клубы, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 7 блок-модульле пункт, 9 җирлек Советы бинасы (2 объект файдалануга тапшырылган), 40 универсаль спорт мәйданчыгы (63 объект файдалануга тапшырылган) һәм 8 блок-модульле чаңгы базасы төзелеше дәвам итә.

Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне үстерү программасы буенча 18 июльгә 42 ФАП (3 объектта эшләр тәмамланган) һәм 9 табиб амбулаториясе төзелә. Сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча 3 объектта эшләр тәмамланган, 6 объектта дәвам ителә.

Шулай ук Алексей Фролов ветеринария берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонтлау турында да сөйләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр буенча 22 муниципаль берәмлекнең барлык 22 объектында да эшләр тәмамланган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы карамагындагы учреждениеләр буенча 11 объектның 7сендә эш тәмамланган, 4сендә-эшләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International