2019 елның 24 июненнән 30 июненә кадәр Чистай муниципаль районында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә Казан федераль университетының икенче курс студентлары үзләренең уку-кыр практикасын уздылар.
Җиде көн дәвамында тәҗрибәле остаз Назаров Наил Госман улы җитәкчелегендә студентлар «Чиста болыннар» дәүләт заказнигының табигый истәлекле урыннары һәм фаунасының уникаль үзенчәлекләре белән таныштылар, үзләренең теоретик белемнәрен ныгыттылар.
Аеруча саклана торган табигый территорияләрне тикшерү барышында студентлар лаборатория шартларында алга таба өйрәнү өчен кирәкле барлык пробалар алдылар, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан сирәк төрләр теркәлде.
Тикшеренү нәтиҗәләре студентларны Белем бирү һәм аларда дөньяга экологик караш формалаштыру максатында файдаланылачак, ә иң мөһиме алар киләчәктә югары уку йорты һәм «Чиста болыннар»дәүләт заказнигы нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә белемнәр һәм тәҗрибә алу өчен этәргеч булачак.