Яр Чаллы шәһәрендә республиканың территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Чара 9 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең "1 нче номерлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае" ДОУДА узды. Конференциядә ТИҮ эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Конференция кысаларында Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге, ТИҮ эшчәнлегенә дәүләт ярдәме, җирле хакимият органнарының территориаль иҗтимагый үзидарәләр эше турында докладлар, шулай ук Казан, Чистай, Түбән Кама, Әлмәт һәм Лаеш шәһәрләре территориаль иҗтимагый үзидарәләренең эш тәҗрибәсе турында докладлар тыңланды. Чистай делегациясен Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкләде. Конференция территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләрен тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International