Натураль күрсәткечләр буенча бу 10 мең тоннадан артык печән һәм 29 тонна сенаж.
Бу хакта бүген чираттагы киңәшмәдә Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 63 мең гектар мәйданда яфрактан тукландыру үткәрелгән инде.
Киңәшмәдә шулай ук «Ак Барс-страхование» ҖЧҖ директоры Олеся Питеркина үзмәшгульләр өчен яңа иминият продуктын тәкъдир итте, шулай ук Росреестрның Чистай бүлеге җитәкчесе Аркадий Белкин бүлекнең эше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре планеркасы атна саен сишәмбе көнне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә үткәрелә.