2019 елның 28 июнендә Чистай шәһәренең Скарятин паркы территориясендә яшьләр өчен якты бәйрәм узды. Бу көнне кызыклы чаралардан тыш, төп сәхнәдә яшьләр сәясәте хезмәткәрләре һәм активистлары, волонтерлар бүләкләнде.
Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов номинантларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда актив катнашкан, социаль әһәмиятле яшьләр инициативаларын пропагандалаган өчен шулай ук «Чистай РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләренә: Чистай РҮХ Татар Ялтаны фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ольга Ильинага һәм Чистай РҮХ бала тудыру йорты акушеркасы Рузилә Вәлиевага рәхмәт хатлары тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, Чистай үзәк район хастаханәсенең Татар Ялтаны фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ольга Ильина «Медицина»юнәлеше буенча яшьләр арасында авыл территорияләрендә иҗтимагый лидерларны ачыклау буенча Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Конкурсны Россия авыл яшьләре берлеге (РССМ) Россия Федерациясе Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты ярдәмендә, Россия Федерациясе Президентының граждан җәмгыятен үстерүгә грантын файдаланып, уздырды. Чистай РҮХ бала тудыру йорты акушеркасы Рузилә Вәлиева " Чистай РҮХ» ДАССОның яшьләр советының актив әгъзасы булып тора һәм яшьләр сәясәтен үстерүгә юнәлдерелгән төрле конкурсларда һәм чараларда берничә тапкыр катнашты.
Лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!