Водники бистәсендәге "Бригантина" мәйданчыгында бу Көненә багышланган тантана узды.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм барлык Чистай елгачылары һәм бәйрәм кунаклары исеменнән "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җылы котлады. Ул Чистай муниципаль районы башлыгының, шулай ук "Чистай шәһәре"муниципаль берәмлеге башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәмдә шулай ук Чистай елга порты директоры Владимир Клыков, "Водников поселогы" микрорайоны территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Нәфис Гәрәев чыгыш ясады.
"Восток" мәдәни-ял үзәгенең иҗат коллективлары, солистлары, шулай ук 22-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр елгачылар өчен зур концерт программасы әзерләделәр, ул тамашачылар тарафыннан бик тә рәхмәт сүзләре белән кабул ителде.