Бәйрәм Скарятин бакчасында узачак!
Чистайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан якты бәйрәм әзерләнә. Традиция буенча бәйрәм Скарятин бакчасында 8 июльдә узачак. Чараның программасы бай һәм кызыклы булырга охшаган. Чаралар 15 сәгать 00 минутта башлана.