1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын калдырырга (соцпакет дип атала) яки аннан баш тартырга һәм акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 863 сум 75 тиен тәшкил итә.